Актык тамчы яшь

Категория: Поэзия
Бик юашлатты мине яшьрен сөюдән җан көю,
Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю!

Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире,
Мондый хәлгә сабриталмас, булса да адәм дию.

Инде күңлем кясәсеннән яшьне түкмәккә җитә
Уйлаган вакътымда аңсыздан килеп тә «һай!» дию.

Үлде рух яшьрен мәхәббәттән,— хафа юк үлсә дә,—
Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю!

Сабриталмас — сабыр итә алмас.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)