«Әниең Аллаһ кулында...
Өзелә җан җепләре —
аерылабыз, ахры...» — диеп,
әти үксеп җибәрде.
Сиксән яшьлек карт күзеннән
түгелде сабый яше...
Яшәрә хисе кешенең
кайгыда яши-яши.
Сафлана аның күз яше,
гөнаһлар күрә-күрә...
Ахыр чиктә ул саф килеш
туфракка барып керә.
«Әниеңне Аллаһка да
бирмәс идем, улым, — ди, —
ләкин кочаклап тотарлык
көчләре юк кулымның...»