Алмаларның якты кызыллыгы...

Категория: Поэзия
Алмаларның якты кызыллыгы
Йөзләреңдә синең чагыла төсле,
Әллә алма синең йөзең төсле,
Әллә йөзең синең алма төсле.

Бер карасаң, күзең кара төсле,
Бер карасаң, үзе коңгырт төсле,
Әллә шомырт синең күзең төсле,
Әллә күзең синең шомырт төсле.

Тияр-тимәс ачык иреннәрең,
Алар берсен-берсе сөя төсле,
Әллә чия синең иренең төсле,
Әллә иренең синең чия төсле.

Син торасың карап күзләремә,
«Мин бит синең җырың!» дигән төсле,
Белмим, белмим, кызый, ахрысы мин,
Ахрысы мин сине сөям төсле.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)