Ант үтәлер

Категория: Поэзия
Озатканда мине армиягә,
Ана карчык сөртеп күзләрен:
«Улым! Илне батыр сакла!» — диде,
Онытасым юк аның сүзләрен.

Шаян кызым, гөлем, Зәйнәпкәем,
Кочып алып минем муеннан,
«Үтереп бетер фашистларны!» — диде,
Шул һаман да чыкмый уемнан.

Данлы илем, гүзәл Татарстан,
Безне озатты изге бәйгегә
Үлем белән килгән бандит нәселен
Юк итәргә кушып мәңгегә.

Безгә тормыш биргән Ватаныбыз!
Ант иттем мин синең алдыңда
Халкым өчен, намус, Бәхет өчен
Дошманнарны кырып салырга.

Син тудырдың милләтләр дуслыгын,
Рус, татар, үзбәк — барыбыз,
Фашистларга үлем давылы булып,
Туктамастан алга барырбыз!..

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)