Авиа-марш

Категория: Поэзия
Әйдә югары,
батыр очучы,
иң биек постта
сакта торучы!
Җитә алмасын
дошман куллары,
әйдә югары,
   югары

Уңышларыңны
бирмә дошманга,
маршалың куша
сиңа очарга
алардан җитез,
алардан ары,
алардан биек —
   югары!

Кара түбәнгә —
илеңә кара,
ничек сыена
канат астыңа
фабрикалары
һәм заводлары...
әйдә югары,
   югары!

Дошманнар һөҗүм
итсәләр бүген,
каплап алырлар
аларның күген
безнең десантның
парашютлары.
Әйдә югары,
   югары!

Ялтырап ага
аста елгалар,
ил тыныч булса,
ялтырар алар.
Болганмасыннар
елга сулары,
әйдә югары,
   югары!

Әйдәгез, кызлар,
сез дә очыгыз;
яныгыздамы
парашютыгыз?
Совет иленең
батыр кызлары,
әйдә югары,
   югары!

Елга, диңгезләр,
кырлар өстеннән
барлык илләргә
Совет иленнән
туры ятсыннар
һава юллары,
әйдә югары,
   югары!

Әйдә югары,
батыр очучы,
иң биек постта
сакта торучы!
Ватанның мәгърур
яшь лачыннары,
әйдә югары,
   югары!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)