Авылыма

Категория: Поэзия
Синдә тудым,
Синдә үстем,
Синдә алдым мин белем.

Синдә «ярым»,
Синдә «парым»;
Синдә минем былбылым.

Синдә булды,
Синдә тулды,
Синдә үтте яшьлегем.

Синдә атты,
Синдә сулды,
Яшьлегем — әй, яшь гөлем.

Кыр йөреп,
Җирләр сөреп,
Күкрәктән сиптем моңнарым.

Зур кырыңда,
Киң болында
Җырладым эш җырларын.

Әй, авыл,
Сине сөйдем,
Сине яраттым баштан ук.

Сиңа минем
Шатлыгым, кайгым
Бәйләнгән яшьтән үк.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)