Авыр хәл

Категория: Поэзия
Мин зур инде, укыйм-язам,
Унга кадәр саный беләм.
Күбрәк тә санар идем,
Туктыйм унбер саны белән.

Бу санда хата бар кебек;
Ун берең нәкъ ун була бит.
Кабат саныйм, язып саныйм,
Яттан гына онтыла бит...

Ун ике - егерме була,
Ун өч - утыз, ун дүрт - кырык...
Ис-акылларың китәрлек,
Өлкәннәргә карап торып...

Беркемнән дә оялмыйча,
Илледән соң йөз диләр бит.
Илле ике йөз булганны
Уйлыйлармы сизмиләр дип?..

Аларча, ике илле бар,
Ике алтмыш, ике сиксән...
Бу ялган бер бетәр микән,
Меңгә, миллионнарга җитсәң?..

Юри санарга өйрәнмим,
Бу өлкәннәр - ялганчы.
Надан булу әйбәтрәк
Ялганчы булып калганчы...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)