Аздан тора

Категория: Поэзия
Яздан тора дәвам,
Яздан тора,
Илгә кайтып безнең табигатьтә
Яши алыр киек каздан тора —
Дәвам яздан тора.

Көчтән тора дәвам,
Көчтән тора,
Үткән белән бүген җитәкләшеп
Бара торган үзгәрештән тора —
Дәвам эштән тора.

Сүздән тора дәвам,
Сүздән тора,
Кеше заты синең сүзең белән
Китеп бәхет тапкан эздән тора —
Дәвам бездән тора.

Хистән тора дәвам,
Хистән тора — 
Туган телең дигән Ана йортка
Җыелып килә алыр күчтән тора.

...Ә чын язмыш
Үзең язган гына...
Аздан тора дәвам,
Аздан гына...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)