Бабай белән дедушка

Категория: Поэзия
Бабай белән дедушка
Бергә йөриләр эшкә,
Бабайның исеме Рәхим,
Дедушканың — Трофим. —
Әби карчык — Мәрфуга,
Ә бабушка — Матрена.
Кече улы Рәхимнең
Яшь кияве Трофимның
Кияүнең исеме Риза,
Киленнең исеме Лиза.
Әби Лизадан риза,
Лиза әбидән риза.
Мәтрүнә кодагый да
Мәрфуга кодагыйга
Яхшы карый, мактый бик:
«Кудагый бик якши» ди.

Әби белән бабушка,
Бабай белән дедушка —
Кодагыйлар, кодалар,
Бик күңелле торалар.
Бабай сөйли көлдереп,
Ниләр булганны элек:
— Раньше девками гулять,
Русский девке взять
Китап «грех» дип писал.
Мулла никах не читал.
Теперь инде можно, — ди.
Ул заманнар узды, — ди.
Бабай белән дедушка,
Әби белән бабушка — 
Кодагыйлар, кодалар
Хәйран гына торалар.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)