Бәхәсләшмик, дустым...

Категория: Поэзия
Ярар, дустым, авылың юк синең.
Анда сулы кое калмаганмы?
Калса кое, авыл тереләчәк
Савыгыр һәм көтәр яңа таңны!
Югалтулар чоры бәндәсе без.
Без барында күпме юк булды!
Әйтерсең ачык җир тишеге -
Барчабыз да шунда убылды!
Менә шуны гына аңлау кирәк -
Югалтулар дәверенә юлыктык.
Ник бу чирне үтеп чыктык икән,
Нигә бирге ярга без чыктык?
Авыл түгел, дустым, ил югалттык
һәм дә хәтта чырай сытмадык.
Барысына барып җиттек бугай.
һәм туктыйсы җирдә тукталдык.

14.02.04.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)