Бәхет турында

Категория: Поэзия
Бәхетлеме кеше дөньяда?
Ай туганда җиргә туса да,
Бишегендә көлеп ятканда
Күз тиярлек матур булса да,
Туган җирен анам димәсә,
Анам диеп янып көймәсә,
Чишмә суын учлап эчкәндә
Йөрәгендә шатлык сизмәсә,
Нигә туган кеше дөньяга?

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Киемнәре ефәк булса да,
Сандугачлар сайрап торганда
Бакчалардан гөлләр җыйса да,
Гомердә бер кайгы күрмәсә,
Бер моңланып җырлый белмәсә,
Арып-талган ялгыз юлчыга
Түрләрендә урын бирмәсә,
Кем булган соң кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Бизәкләре алтын булса да,
Хөрмәтләре көмеш табакта
Өстәлендә ташып торса да,
Кулларында сөял булмаса,

Тир тамчысы йөзен юмаса,
Гомер буе икмәк ашап та,
Тозлы тирнең тәмен тоймаса,
Тук булганмы кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Тормыш юлын уйнап үтсә дә,
Матур ярлар аңа үзләре
Йөрәкләрен бүләк итсә дә,
Мәхәббәтнең кадрен белмәсә,
Үз йортына бала килмәсә,
Иртә белән йөзен балкытып,
Атасына карап көлмәсә,
Нәрсә тапкан кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Ят илләрдә рәхәт торса да,
Гөмбәзләрен бизәп алтынга,
Асылташтан сарай корса да,
Туган йортын кабат күрмәсә,
Туган җиргә ятып үлмәсә,
Яз көнендә чәчәк куярга
Каберенә дуслар килмәсә,
Ник яшәгән кеше дөньяда?

 

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)