Байрак тегәбез

Категория: Поэзия
Казан университеты рабфагындагы комсомолкаларга багышлыйм.

Ә иртәгә безнең чиккән байрак
Комсомоллар белән уралыр,
Кояш безгә карап ялкынланыр,
Кояш безнең типкән йөрәкләрдән,
Кирәк булса, үзенә ут алыр.

Иртәгесе көнгә каршы төндә
Без утырып байрак тегәбез,
Читләренә асылмалар асып,
Ука белән читен бөгәбез.
Без беләбез:
Шушы ал байракның
Подвалларда яшрен ятканын,
Без беләбез:
Аның көрәшләрдә
Алгы сафта канга батканын.
Без беләбез
Аның киләчәген:
Соңгы байрак җирдә ал булыр!
Аның белән җирдә соңгы сугыш,
Соңгы кырылыш,
Соңгы кан булыр!
Шуның өчен дә без Бүген төндә..
Аны матур итеп тегәбез,
Читләренә асылмалар асып,
Ука белән читен бөгәбез!

Бәйрәм диеп, мещан кызларыдай,
Ашгып-ашгып күлмәк текмибез,
Безнең бәйрәм башка, —
Бәйрәмне без
Пудра ягыныр өчен көтмибез!
Бәйрәм көнгә
Каршы төндә
Без утырып байрак тегәбез.
Бронзадан байрак битләренә
Ялкынланган сүзләр тезәбез!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)