Бармагыңа акча түлим

Категория: Поэзия
Басып торам алдыңда,
Күзем бармакларыңда,
Бар икән бармакларыңда
Алтын балдакларың да,

Күмәч үлчисең «шарт» та «шырт»,
Карап торам шаккатып:
Бер аласың, бер саласың
Сыныкларны «шылт» та «шылт».

Бармакларыңны, җанашым,
Күмәч белән саласың,
«Шалт» иттереп саласың да,
«Ялт» иттереп аласың.

Бармагыңны ник саласың,
Салгач кире аласың,
Мин бит акча түлим аңар,
Алмасана, җанашым!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)