Башың күтәр гъәфләтдин...

Категория: Поэзия
Башың күтәр гъәфләтдин, гафил торма, «һу» тигел,
Күзең ачкыл ойкудин, гафил торма, «һу» тигел.
«һу-һу» тийү һу кошы, акар күзендин йәше,
Көйеб эче һәм тышы,— гафил торма, «һу» тигел.
Гашикълары очарлар, гъәрш шахига кунарлар,
«Һу» диб дидар куларлак,— гафил торма, «һу» тигел.
Йите игълим гизәрләр, андин күккә агарлар,
Бер къәдәмдә йитәрләр,— гафил торма, «һу» тигел.
Һу бәхригә чумарлар, гаууас булыб батарлар,
Һу дөррләрин тирәрләр,— гафил йөрмә, «һу» тигел.
Дәргяһ капуг ачыкдыр, рәхмәтләри аныкдыр,
Күзең ачыб бакыб тор, гафил йөрмә, «һу» тигел.
И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатыб оймагыл,
Хак зекрене куймагыл, гафил йөрмә, «һу» тигел.

Гъәфләт — ваемсызлык.
Гафил торма — сизми калма.
«Һу» тигел — «Аллаһу» дип әйт.
Һу кошы — оҗмах кошы.
Гъәрш шахи — дини миф буенча, күкнең иң югары катлавында (тугызынчы катында)
урнашкан алла тәхетен тотып торучы агач ботагы.
Дидар — очрашу, кавышу.
Куларлар — көтәрләр.
Күккә агарлар — күккә ашарлар.
Къәдәм — адым.
Вәхер — диңгез.
Гаууас — суга бик оста чумучы.
Дөррләрин тирәрләр — энҗеләрен эзләрләр.
Дәргяһ капуг — биредә: оҗмах ишеге.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)