Белгәннәр тик тора

Категория: Поэзия
Белгәннәр тик тора, белмәгәннәр
Сөйли күбрәк: Муса — баһадир,
Ул — Геркулес... Сөйләсеннәр әйдә,
Син үзеңчә җырла, бәһа бир.

Көн үтсенгә язган җырлар белән
Шаккатырып булмый бу илне.
Буе аның Пушкин, Лермонтовлар,
Тукайлардан килгән буй инде.

Йөрәге дә шуларныкы кебек.
Шагыйрьләрнең юлын кан кискән,
Эше беткәч, алып пистолетын
Безнең чорга чөйгән Дантеслар.

Тоткан фашист җиргә төшкәнче үк,
Ташламаган аны ул читкә;
Испаниянең йөрәгенә аткан,
Лоркаларга аткан, Фучикка.

Тормаган ул сөртеп, чистартып та,
Азатлыкка аны төбәгән.
Яңа буын шагыйрьләрен көтә,
Җәлилләрдән бушап, төрмәләр.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)