Без

Категория: Поэзия
Ак кан диңгезе...

Без шунда шаулап,
Шаулап та даулап,
Йөзәбез көлеп,
Аптырый җир йөзе.

Йөрәктә ташкын,
Күкрәктә ярсу...
Кайгы-хәсрәт, ян..

Дулкыннар суга...
Көймә айкала.

Күңел чайкала...
Йөгреп һәм уйнап

Дулкыннар куа...

Тик кайгырмыйбыз...

Без - кызыл чәчәк,
Шәфкатьле мәләк,
Кызыл күбәләк,
Ләгънәт ормыйбыз...

Дулкын, көчләп кил!

Әйдәгез, котыр-шаш!
Гайрәтлән дә бас!
Селкенмибез дә, -
Дулкын, шуны бел.

Мөнафыйк - икейөзле.
Сәнамнәр - мәҗүсиләрнең табына торган сыннары.
Силләр - көчле ташулар магьнәсендә.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)