Безнең нәсел

Категория: Поэзия
Көрәшләрдә җиңеп яшәр өчен,
Бәхет өчен туган кеше без.
Йөз еллардан соңгы буыннарны
Таң калдырыр безнең эшебез.

Бездә кеше йөз ел гомер итеп,
Агарса да кара чәчләре;
Йөрәгендә саклап алып бара
Яшьлегенең алсу чәчәген.

Җирдә коммунизм төзү өчен
Картлары да, бездә яше дә,
Бердәмлек һәм бер үк теләк белән,
Һәрбер эштә җиңеп яшиләр.

Безнең нәсел өчен каберләр юк,
Мәңге үлмәс данлы эшебез.
Көрәшләрдә җиңеп яшәр өчен,
Бәхет өчен туган кеше без!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)