Безнең светофор

Категория: Поэзия
Күрше-күләннең көн саен
Йомышы төшеп тора.
Яшел капкабыз һәркемне:
«Кер, кер!» - дип дәшеп тора.

Көн буена капкабыздан
Йөз кеше үтеп йөри.
Кемнәрдер туктап та тормый,
Кемдер җай көтеп йөри.

Кемнеңдер усал әтәче,
Ата казы, эте бар.
Чамалап керергә кирәк,
Керүнең дә рәте бар!

Бездә - бозау. Сөзеп ата,
Аз гына кыймылдасаң.
Сарбай исә бик тешләми,
Үзенә кагылмасаң...

Әйтерсең, безнең һәр җирдә
Светофорлар куелган.
Бозау - кызыл, Сарбай - сары,
Өй яшелгә буялган!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)