Бөтенләйгә

Категория: Поэзия
Бөтенләйгә синдә калыр идем,
Бөтенләйгә калам, телисеңме?
Мин сүзсез өн бары, моң эчендә
Югалдым да калдым, сизмисеңме?

Урап кайтыр еллар үткәч бу моң,
Булыр шундый чагың, җаның тулар..
Моңың арасында югалган өн
Күңелеңне сискәндереп куяр...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)