Борча

Категория: Поэзия
Җанкәй белән икәү җитәкләшеп
Су буеннан китеп барабыз.
Җәнкәй сырыша миңа, адым саен
Якынлаша бара арабыз.

Бара торгач, мамык кулы белән
Ул билемнән минем кочаклый.
Уйламаган идем сукыр бәхтем
Тулып ташар, диеп, бу чаклы.

Борыным тукмак минем, битем шадра,
Ничек шулай матур күренәм!
Яратадыр, ахры, дип уйлыйм да
Үбәргә, дип аңа үреләм.

Нәкъ шул мәлне сул як кабыргамны
Кемдер чеметә кебек сизелә.
Мин уянып китәм, татлы төшем
Иң кызыклы җирдә өзелә.

Сул кабыргам әрни, ни бар диеп,
Мин култыкка тыгам сул кулны.
Мине шулай тешләп уятучы
Борча икән, каһәр суккыры!

Ни әйтәсең инде шушы хәлгә,
Гомергә бер шундый төш күрәм,
Аны да бит борча тешләп боза,
Әллә юри, әллә уч белән?!

Мин ачудан явыз бу борчаны
Куып тотам, басам, үтерәм.
Үчем башта канган төсле була,
Ә соңыннан үзем үкенәм.

Азмы йөрдем Габделбасыйр кебек,
Гыйшык диеп, җанны бәләкләп.
Борча хәтле борча тешләп бозган
Гыйшыктамы булсын бәрәкәт?!

Шулай бит ул, бәхтең кире булса,
Табылып тора аның борчасы!
«Гашыйк» итеп җанны чеметүче
«Борча»ларны менә нишләсе?!

1943, октябрь

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)