Борын заман гаҗәп тыныч булган...

Категория: Поэзия
Борын заман гаҗәп тыныч булган —
Булса булган су һәм җил шавы.
Юллар озын...
Вакыт салмак аккан...
Галәмәт зур булган Җир шары!
Хәзер — үзгә...
Шар да бик бәләкәй;
Бер хәл булса берәр ягында,
Орынмыйча һич тә үтә алмый,
Йөрәгеңә килеп кагыла.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)