Борынгы, иске Веймарда...

Категория: Поэзия
Борынгы, иске Веймарда —
Йортында мин Гетеның.
Чыкты да әйтте карт Гете:
Бераз генә көт, энем.

Көтәмен татар малае,
Мин кечкенә тавышлы,
Өйрәндем бары өченче
Телдән укып «Фауст»ны.

Кердем, адаштым, зур дөньяга,
Менә сиңа, укып үс...
Адаштым... Әйе, яшәгән
Бүлмәләре утыз өч...

Веймарда үзем... Ерактан
Номерда утын күреп,
Тукайны уйлыйм, уйлата
Һәрвакыт үкендереп.

Тарихы мәшһүр бай «Болгар»
Номерның иң өтеген
Биргән аңа, бер бүлмәсе
Кадәр дә юк Гетеның.

Бу — шулай. Беләм, Тукайга,
Беләм, авыр булганын;
Алыштырмас иде барыбер
Читкә салкын « Болгар»ын.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)