Бронепоезд

Категория: Поэзия
(«Кызыл Татарстан» бронепоездына)

Кайчагында шундый вакыт була,
Үлем каршысында ятасың,
Тамырларга бетмәс дәртләр тула,
Килеп чыкса шунда якташың.

Бара иде сугыш тимер юлда,
Җирне казып фашист урнашкан.
Пулеметлар юлны буды сулда,
Автоматлар буды уң яктан.

— Менә-менә алка ябылыр да,
Без калырбыз дошман кулында.
Санга артык дошман ябырылыр да,
Һәлак булыр күпләр шушында, —
Дип торганда, бронепоезд килде,
Алга куеп көчле күкрәген,
Йөрәкләргә шатлык тулган иде,
Тыңлаганда аның күкрәвен.

Блиндажлар ишелделәр кинәт,
Күккә очты башлар, ак ташлар,
Әйтеп куйды яшь сугышчы Зиннәт:
— Рәхмәт сезгә, рәхмәт, якташлар!

Бронепоезд һәр көн безнең сафта,
Ишеткәнсең инде хәбәрне.
Ул катнашты азат иткән чакта
«Н» дип исемләнгән шәһәрне.

Без беләбез: аның һәр винтында
Халык көче, халык сумнары.
Без фронтта, ә сез тирән тылда,
Һәм байраклар безнең югары!

Бәлки җырым сезгә барып җитәр,
Ул сөйләсен сезгә, мактасын.
Һәрвакытта безгә ярдәм итәр
Бронепоезд — минем якташым!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)