Чәчләреңнең алгы бөдрәсенә...

Категория: Поэзия
Чәчләреңнең алгы бөдрәсенә
Ак кар бөртекләре кунганнар,
Синең чәчләр, ландыш чәчәге күк,
Менә дигән матур булганнар.

Ах, менә мин дә шушы бәхетле
Ак кар бөртекләре булсайдем,
Чәчеңә түгел, сандугач күк очып,
Йөрәгеңә барып кунсайдем.

Куе толымың буйлап, йөгерә-йөгерә
Уйнап йөри кояш нурлары.
Менә ичмасам алар бәхетлеләр,
Шул толымнар — бәхет юллары.

Синең каршыга мин дә менә шулай
Матур итеп көлеп килсәйдем,
Толымыңда түгел,
Йөрәгеңдә
Сүнмәс бер ут булып йөрсәйдем.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)