Чүкечем җырлары

Категория: Поэзия
Чыңлыйлар суккан саен
Металл, тимерләр җырлашып.
Бер түгел һәм йөз түгел,
Меңләп чүкечләр парлашып.

Иртәдән кичкә кадәр
Авыр чүкечне тук та тук!
Җырласын эш җырларын,
Көчле кулларны әйдә сук.

Бөркелеп чыксын да завод
Морҗасыннан ташкынып,
Ярлы илгә, нечкә билгә
Юл тотсын ул ашкынып...

Җырласын иске коралларның
Артта калганлыгын.
Фән көче ил ярлысына
Яңа юл тапканлыгын.

Җырласын ил ярлысына
Шәп тракторлар барын,
Гөл итәрен ярлы илнең
Искергән тау, кырларын.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)