Диңгез күге

Категория: Поэзия
Нинди аяз, саф бу Балтыйк төне!
Күктә иксез-чиксез ут яна -
Тымык диңгез көзгесенә карап,
Үз-үзен? галәм соклана...

Тынып калды кызым, Иң зур сергә
Теләгәндәй төшеп җитәргә:
- Җиргә каратып
Кем гөл утырткан
Шулкадәр дә биек түтәлгә?

- Гөлләр түгел,
учак алар, кызым...
Әнә, кузлар ява диңгезгә!
Галәм буйлап күпме юлчы йөри! -
Шулар, әнә, учак тергезгән...

- Куз түгел лә... Йолдыз атыла бит! .
..Ярар, кызым, тамсын учыңа
Күктә үскән гөлнең саф тамчысы! -
Мине исә
биектәге учак
Яннарында көтә
Юлчылар.

Мин дә алар белән бергәләшеп
Юл чыгармын...
Учак кабыныр.
Шул учакка -
биек күккә кара!-
Яна-яна әткәң сагыныр.

Ул учаклар югалсалар иртән,
Күмелсәләр куе томанга:
- Җир гөлләрен әти сагына! - диген,-
Безне уйлый,- диген,- ул анда...

...Тын диңгезгә карап бу чиксезлек
Үз-үзенә һаман соклана.
Белмим,
Әллә күктә гөлләр балкый,
Әллә
Җаннар булып ут яна?

1991

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)