Дүрт җыр

Категория: Поэзия
Аргы ярда әле көмеш җырлар,
Елларның да аргы ярында,
Чыдар микән йөрәк ахыргача
Җырлаганчы шуның барын да?
Беренче җыр - илем турында ул,
Олы юлга дәшкән җырдыр ул,
Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре
Тирбәлешеп торган кырдыр ул...
Икенче җыр... әни турында ул,
Ун мең еллык моңлы көйдер ул;
Бу җиһанда җанны җылытучы
Бердәнбер өй, изге өйдер ул.
Өченче җыр... Сөю турындадыр -
Мең яңарган иске моңдыр ул;
Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен
Һавадыр ул, сихри тындыр ул.
Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр
Елларның иң аргы ярында.
Ансын каен җырлар... каберемдә...
Калганнарын - үзем! Барын да!..

1970

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)