Дустым миңа алып килгән
Күчтәнәчкә «Башкорт балы»,
Янәшәгә мин дә куям —
Җыйган татар бал кортлары.
Гәрәбәдәй якты икән,
Икесе дә татлы икән:
Синең бал да кәттә икән,
Минем бал да яхшы икән!
Кысташабыз алмаш-тилмәш,
Макташабыз алмаш-тилмәш,
Очрашабыз алмаш-тилмәш —
Бик күңелле дустың килгәч!
Кыр-болыннар янәшәләр,
Гөл-чәчәкләр янәшәдер,
Бал кортлары әрле-бирле
Шәт кунакка йөрешәләр?
Син дип, мин дип бүлешергә
Гөл илендә чикләр юк бит,
Касәләре көнгә ачык,
Гел дә ачык — бикләр юк бит.
Синең балкорт, минем чәчәк
Күптән инде кушылгандыр,
Синең көйме, минем җырмы —
Җан уртаклык шушындадыр?
«Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!» — дип,
Макташыйк без бергә килеп,
Туганнарча йөрик шулай,
Сезгә барып, безгә килеп.
Бозылмый да, картаймый да
Безнең татар-башкорт балы —
Гәрәбәдәй якты булсын,
Мәңге булсын дуслык балы!