Эшчегә

Категория: Поэзия
Эшче халык, синдә гайрәт, синдә бар көч, бел аны,
Юк итеп син капиталны, җәннәт яса дөньяны!
Син төшердең патшасын да, юк иттең һәм байларын,
Рәнҗетелгән фәкыйрьләрнең тормышын син җайладың.
Тор хәзер күкрәк киреп син, иҗтиһад итеп һаман,
Шул вакытта син җиңәрсең бар капиталны тәмам.
Син әле яшь һәм чуалчык мәмләкәтне юлга сал,
Зибер-зәбер кылган кара көчне гадәләт кулга ал!
Кып-кызыл байрак тотып син атла алга, алга бар,
Алда бәхтең дә, сәгадәтең дә, җәннәтең дә бар.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)