Эшчегә

Категория: Поэзия
Көчле бу кулым,
Керсез ак юлым,
Дөнья тетрәтер,
Куркытмас үлем.

Дөньяны шаулатыр,
Дошманын аглатыр,
Илне бизәкләр
Эшче яшь батыр.

Илгә гөл чәчәр,
Иркен юл ачар,
Очраган дошман
Хур булып качар.

Сөялле бу кул
Авыраймас эштән,
Илнең моң-зарын
Карамас тыштан.

Салса ул кулын,
Дөньяны тетрәтер,
Илнең терәге —
Көчле яшь батыр.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)