Эшлекле әтәч

Категория: Поэзия
(Мәсәл)

Бик эшлеклеләнеп,
Йөргәндә тиреслектә чүпләнеп,
Шундый уй төште Әтәчкә бер көн:
— «Дөньяда, — диде ул, —
Минем кадәр эшлекле кем?

Кем бар миннән дә иртә торучы,
Кычкыручы,
Барлык җан иясен уятучы,
Тавык-чебешләргә азык табучы?

Ә тавыклар —
Ялкау һәм булдыксыз алар:
Ашый торып та гел әзерне,
Күкәйне дә салалар көнгә тик берне.
Чебешләрне дә бит алар
Унарлап кына чыгаралар.
Ышанып булмый аларга бер эшне дә.
Бүгеннән

Үзем чыгара башлыйм чебешне дә,
Башка эшләрне дә үз өстемә алам,
Күкәйне дә үзем салам!.. »

Шуннан соң ул
Тавыклар салган йөзләп күкәйне җыеп,
Менеп утырды, барысын бергә өеп.
Хәзер бөтен эш Әтәчнең үз өстендә:

Бер эшкә якын китерми беркемне дә,
Иртүк тора,
Кычкыра,
Тиреслекне казып,
Тавык-чебешләргә эзли азык.
Ул арада шалт-шолт атлап,
Шпорлы аяклары белән таптап,
Күкәйләр өстенә дә менеп ята,
Кайсын сыта,
Кайсын вата,
Үзе һаман кычкыра:
— Кикрикүк тә кикрикүк!
Янәсе, минем эшем бик күп,
Эшләгез сез дә нәкъ минем күк!..
Тавыклар янына барырга вакыты да юк..
Ә үзенең,

Үтүгә карамастан җәй дә,
Салганы юк бер генә күкәй дә,
Исән калган күкәйләр дә бетте бозылып,
Чебешләрнең дә эзе юк!

Андый әтәчләрне
Илтер идем мин базарга
Яки салыр идем казанга.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)