Фазыл чишмәсе

Категория: Поэзия
Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән...

Кызарып янган шәфәкътән
Күзләрем алалмадым;
Тибрәнде телем, әйтергә
Сүзләрем табалмадым.

Инешкә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә;
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)