Флейталар поэмасыннан

Категория: Поэзия
Флейталар сагынып, сагынып иңри,
Флейталар елый...
Алар миннән яшьлек хикәямне сорый.
Ә мин еш-еш сулыйм...
Ә мин менә таң озонын сулап,
Үпкәләргә төйим.
Мин үземне сүгәм, үкенеп түгел,
Иртәгәмне сөеп...
Яраларны мин яшермим, дуслар.
Яшерәсем килми...
Авыруын яшергән үлә, диләр,
Мин үләсем килми...
Мин бәйлисем килә, сезнең белән
Калган гомерем җебен.
Мин яшисем килә, моңа хәтле
Һич килмәгән кебек!
Мин шат... Бүген үкенеч игәве
Йөрәгемне кырмый.
Мин шат... Бүген үлүемне түгел,
Тууымны җырлыйм.

Туу! туу! туу!
Ууууу!..
Улап туа бу сүз,
Көзән җыеп, рәнҗеп, интегеп,
Елап туа бу сүз...
Туу! туу! туу!
Дуууу!
Дулап туа бу сүз,
Нәрсәдәндер котылгандай, иркен
Сулап туа бу сүз;
Йөрәк каны, маңгай тирләреннән
Килеп туа бу сүз;
Көлү катыш елап, елау катыш
Көлеп туа бу сүз...
Шулай туа кеше, шулай агач,
Җир астыннан чыгып,
Шулай туа революция,
Шулай туа шигырь...
Зур эш итеп түгел, төчкергәндәй,
Мине тапкан анам,
Туып куйганмын эш арасында,

Ашык-пошык кына...
Кеше түгел, черек чөгендер
Йолыкканнармыни, —
Туган уңай белән тирә-ягым
Онытканнар мине...
Мин «биләүле бунтарь» шул чагындук
Бөлгән, тетелгәнмен,
Яшьләрем чишмәсен төбенә хәтле
Эчеп бетергәнмен.
Минем әти булган философ һәм
Урта кул итекче;
Ул тормышын узган атлап түгел,
Безе белән типчеп...
Типчи торгач әти баеган,
Дәүләт артып ташкан:
9 бала,
4 чир,
10 пар калып,
Геморройдан башлап...

Шулай туганмын мин...
   Туу авыр диеп,
      Алдый икән җырчы,
Болай гына булгач
   Язып тору көлке,
      Укучыңны борчып.
Болай гына булгач
   Язар идеммени,
      Йөрәгем тоймаса,
Еллар таңында мин
   Икенче кат терелеп,
   Яңадан тумасам...

Һәй! Тормыш, мә! Ярыңа ыргытам
Калган гомерем җебен!
Мин яшисем килә, моңа хәтле
Һич килмәгән кебек!
Мин шат... бүген үкенеч игәве
Йөрәгемне кырмый...
Мин шат... бүген - үлемемне түгел,
Тууымны җырлыйм.

Флейталар иңрәп тына, узган
Гомер кебек чыңлап...
Алар тына, минем даулы йөрәгем
Симфониясен тыңлап...

 

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)