Гайҗан бабайның һавада очуы

Категория: Поэзия
(«Гайҗан бабай» поэмасыннан)

Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли...
Чәе суына, — аны сизми ул;
Куанычы эченә сыймаганга,
Һаман сөйли, һаман сөйли ул.

— Теләсә ни генә әйтсен кеше,
Мактанам да, ирәям дә мин.
Нигә дисәң, ил-көн арасында
Данланам да, сөеләм дә мин.

Элек миңа безнең урамда да
Тик өч кеше сәлам бирә иде,
Ә калганнар гает көнне генә:
«Гайҗан бабай, нихәл», дия иде.

Былтыр көзне безнең политбүлек
Уңыш бүлгән көнне колхозда,
Автомобиль түренә төяп безне,
Урам әйләндергәч бик зурлап, -
Үз-үземә сорау биреп йөрдем:

— Ничек, мәйтәм, Гайҗан, почетлар?
Синең йөрәккә дә күгәрчен күк
Куанычлар керер вакытлар,

Кадрең артыр көннәр җиттеме? — дим,
Үзем һаман үсәм, зураям.
Җиргә баскан саен ныграк басам,
Заман яшьләре күк елмаям!

Көчем таша! Тагы эшләсем килә,
Эшләгән өстенә эшләсем!
Эшлим, мәйтәм, Гайҗан исеменә
Тузан бөртеге дә төшмәсен!

ii

Яле, карчык, яса катырак итеп,
Сүзгә мавыгып монсы суынган;
Чәең каты, сөтең куе булса,
Җегәрләнеп китә буыннар.

iii

Быел бит мин егерме биш колын
Тәрбияләп чыктым кыш буе.
Төннәрем дә күп чак шунда үтте,
булсыннар, диеп, көч куеп.

Минем тайлар хәзер карап туйгысыз,
Ялт-йолт килеп тора өсләре;
Су сөлеге кебек буй-сыннары,
Арыслан түше күк түшләре.

Шул малларга карап күңел сөенә,
Канатланган төсле буласың,
Кайчагында үзең дә сизмичә,
Шул тайлар күк кешнәп куясың.

Шулай дисәм, миңа карчык әйтә:
— Кылан инде, кылан, тиле, — ди...
Ә мин әйтәм: — Син көлә дә белми
Йөре шунда, чиле-пешле! — дим.

Шуннан инде Хабибҗамал әбиең
Сугышчан ак әтәч шикелле
Очып-очып миңа куна башлый,
Болай, юкса, нинди сөйкемле!

iv

Былтырдан ук үзем ударник та,
Колхозымда данлы кеше дә;
Шуңа күрә минем өстә бара
Сыйфат комиссиясе эше дә.

Ул эшне һичбер авырсынмыйм,
Үзем теләп алдым мин башлап;
Басуларда бер чүп калмаган күк,
Ялгышып та калмый бер башак.

Тик бер нәрсә мине бик нык борчый:
Мин колхозның данлы кешесе,
Ә карчыкны, менә, үз артымнан
Ияртеп булмый, әллә нишлисе?

Һич ударник итеп булмый шуны,
Йә тегеләй ди шунда, йә болай...
Кыштыр-мыштыр килеп йөри торгач,
Артка кала бирә гел шулай.

Бу юлы инде Хәбибҗамал әби
Түзә алмады карты сүзенә...
Үпкәләү һәм әзрәк мактанулы
Төс чыгарып матур йөзенә:

— Юк инде, карт, быел безнең өйдә
Бер син генә түгел «әллә кем»!
Хәпҗамал да кавын үстергәндә
Йөртмәде инде үзен әрләтеп!

Син, ахры, кызыл такта турын
Күзләреңне йомып үтәсең,
Шуңа күрә карчыгыңның исмен,
Күрсәң дә син, күрми китәсең!

Гайҗан бабай, кеткел-кеткел көлеп,
Гаҗәпләнгән итеп күзләрен:
— Чынлапмы бу, карчык, уйнапмы бу?
Яңа иштәм, — ди, — мондый сүзләрең!

Гайҗан бабай сөйгән карчыгының
Чибәр барганлыгын эшендә
Күптән сизә, ләкин бу сөенечен
Яшереп йөртә иде эчендә.

Ул көтә иде аның зураюын,
Ул сөенечнең тагын үсүен...
Ул көтә иде Хәбибҗамалының
Үзенә тиңдәш булып җитүен.

Шуңа да ул бу турыдагы сүзне
Икенчегә борып җибәрде:
— Ә-й-й-й, оныта язганмын бит сезгә әйтергә,
Бүген күктә нишләп йөргәнне!

Кичә кич үк безгә политбүлек
Хәбәр итте очкыч киләсен.
Без үзебез һәрбер эш буенча
Алдын булгангадыр, күрәсең...

Бервакытны кояш чыгышыннан
Бик зур «бөркет» күренә башлады:
Кинәт, кинәт кояш яктысында
Ялтырап китә канат аслары...

Үзе һаман безгә табан килә,
Безнең өскә табан туп-туры!
Мин кулымны маңгаема куеп
Карап тордым, әзрәк куркынып:

— Әх, мин әйтәм, егылып төшмәс микән,
Харап булмас микән уалып...
Арабызда дошман бәндәләр дә
Бетмәгән бит әле югалып...
Без җыласак, алар куаныр...

Ә ул шундый саллы канатларын
Ике якка җәеп салган да
Күкрәп-шаулап килә, гөрләп килә,
Бөтен тәнен нурга манган да...

Безнең өстебезгә килеп җиткәч,
Болыннарга төшкән кош кебек
Кыйгач юллар ясап әйләнде дә
Килеп төште күкрәп, гөж килеп.

«Эһ!» дигәнче халык чорнап алды,
Ачылып китте шундук митинге...
Мин дә сөйләп алдым;
Шундый чакта

Түзеп калып булмый бит инде.

Шуннан, мин сиңа әйтим, летчик әйтә:
«Очыртырга килдем сезне, — ди, —
Колхоздагы данлы кешеләргә
Самолетлар иркен безнең», — ди.

Прсидәтел җәһәт-җәһәт кенә
«Бөркет» канатына менде дә:
«Первый башлап — безнең Гайҗан
Күреп төшсен әле күкне дә,

Ул бит безнең данлы кешебез, — ди, — 
Беренче ударник ул колхозда, — ди, —
Үзе тагы сыйфат башлыгы, — ди, — 
Бер баш калдырттырмый басуда», —

Сөйләп китте, сөйләп китте менә...
Халык әйтә: «Күрсен, күрсен! — ди, —
Гайҗан өчен җан да жәл түгел, — ди,
Түбәсенә менеп йөрсен!» — ди.

Ә мин, тоталмыйча ярсу шатлыгымны,
Басалмыйча йөрәк утымны,
Бер күз ачып йомган ара эчендә
Кәбинкәгә кердем-утырдым.

Халык шаулый-шаулый, көлә-көлә,
Гөрли-гөрли миңа кул чаба;
Ә мин, эшләпәмне салып болгый-болг:
Якты күккә табан юл салам!

Бер заманны безнең яраплан
Кинәт менеп китте югары, — 
Әйтерсең ул атылган ук булып
Күк томанга кереп югалды...

Йөрәк шунда чымырданып китте,
Йомарланган кар күк кысылды...
Күзләремне чытырдатып йомдым,
Кая барганым да онтылды...

«Ни булды?» — дип әйтеп өлгермәдем,
Мин тагын да шулай, яңадан,
Җирдән барган кебек булып киттем:
«Төштек бугай, мәйтәм, һавадан... »

Күзләремне ачсам, шак та каттым...
Бөтен, бөтен дөнья күренә!
Әйтерсең бар кырлар, авылларны
Тезеп куйган бер уч төбенә.

Кайсы гына якка карасаң да,
Бары таныш, бар да яп-якын,
Әнә Күлле, Баскан, Ирек, Чишмә,
Әнә урман чорный як-ягым...

Әнә безнең Әшнәк кырларында
Тезелеп утыра куе сосланнар.
Үзәндәге яшел куаклыкта
Җәйрәп ята безнең станнар.

Әнә безнең көлтәчеләр күренә, — 
Тезелеп кайткан куйлар күк кенә;
Ә кешеләр түмгәк хәтле генә,
Өйләр әрҗә кебек кечкенә.

Анда менә шундый, шундый әйбәт!
Җиле йомшак, — канат шикелле!
Бөтен тәннәремне кытыклады,
Иркәләде ике битемне.

Шулай итеп, бөтен басуларны
Югарыдан карап әйләндем.
Гомер иттем, ләкин күрмәдем мин
Үзем өчен мондый бәйрәмне.

vi

Син күрдеңме, карчык? Кайткан чакта,
Без бит үттек бакча турыннан...
Эшләпәмне сезгә болгый идем,
Төшеп китә язды кулымнан.

Төшкән чакта, кыр кызлары кебек
Кыйгач борылып төшеп туктадык,
Авылдашлар безне каршылады
Тагын гөрләп, тагын кул чабып.

Бер мин генә түгел, бүтәннәр дә
Берәм-берәм очып төштеләр...
Хатыннар да очты... яшь кызлар да...
Менәтерә нишли кешеләр!

Ә син... Син очарлык түгел идең...
Шунсы бик-бик эчне пошырды...
Әйдә, карчык! Тагын килгән чакта,
Бергә очарлык булыйк штубы!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)