Гарәп илендә

Категория: Поэзия
Кала булган ком чүлләре,
Бакча булган барханнар…
Рәхәт чигәләр шушында
Бар шәехләр, бар ханнар.

Югыйсә, безнең шикелле
Мөселман-әдәмиләр.
Бүгенге ул бай шәехләр —
Кичәге бәдәвиләр.

Чүл өстендә - чын мөгҗиза,
Чүл өстендә - әкият…
Күңелләрендә булгандыр
Ак әкият – ак ният!

Мәңге дә ышанмас идем
Үзем барып күрмәсәм,
Ул әкият ишекләрен
Үзем ачып кермәсәм.

Бик тырышсаң, була икән
Җир өстендә дә җәннәт…
Ни өчендер куйдым шунда
Үз-үзебезне жәлләп.

Ә безнең тормыш инде ул
Ни тәмуг бит, ни җәннәт…
Менә шулай, җәмәгать!

8.11.03

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)