Гөлбәдәр

Категория: Поэзия
Әй, очкан кош, җилеп, горурланып,
Бөдрә талга килеп кунсаңчы!
Гүзәл сының белән хозурланып,
Канатларың кагып куйсаңчы!
Эх, шунда бер түшең җемелдәтеп,
Ялтыр нурың җанга сипсәңче!
Кайгы-сагыш йөгем җиңелләтеп,
Минем сүзгә җавап бирсәңче!
Тыңла сүзем, тыңла, гүзәлчегем,
Әйтче, бармы, бармы бер хәбәр? —
Кайда ул кыз - минем күгәрченем —
Бәгырькәем Бәдәр-Гөлбәдәр!
Үттең, һай, син сугыш болытларын,
Ун мең юлның башын, чатларын,
Бөдрә-ярның уйнак толымнарын,
Әйтче, җаным, бармы бакканың!
Уздың яз-көз, кагып канатларың,
Ал кан аккан фронт күкрәген;
Бөдрә-ярның уйчан карашларын
Әйтче, җаным, бармы күргәнең?
Син дә, туган, хәбәр китермәсәң,
Гел бу сугыш җаным телгәләр, —
Кайда соң ул, күзне сихерләгән
Бәгырькәем Бәдәр-Гөлбәдәр!
Эх, ничек соң күңел сагынмасын
Ул җитез кыз — гүзәл хур кызын...
Әйтерсең лә күрәм тагын-тагын,
Ак марля һәм калын сумкасын...
Мин һаман да истән җибәрмәдем
Ул зифа гөл, матур таң кызын, —
Йөрде ул гөл шулай чибәрләнеп,
Кигән килеш корыч каскасын...
Җилгә тузды ул чак тугайларда
Янган зурат, янган көлтәләр...
Йөрде шунда, төтен-тузаннарда,
Бәгырькәем Бадәр-Гөлбәдәр.

Дөнья тузды ул чак тузан-җилдә,
Кичкә кадәр сугыш тартылды...
Аудым шунда, аудым туган җиргә,
Бөтен тәнем канга манчылды.
Китте шунда җирне яңгыр басып,
Караңгылык килде, кич керде.
Яттым җирдә, яттым ялгыз башым,
Йотым сусыз җаным тилмерде.
Яттым ялгыз яулар боҗрасында,
Эх, дус-ишләр хәлем белсәләр!
Килде шунда, килде коткарырга
Бәгырькәем Бәдәр-Гөлбәдәр.

Яттым карап төнге болытларны,
Яшеннәрнең уйнак камчысын;
Ап-ак марля шунда тотып калды
Гомеремнең соңгы тамчысын...
Үттек төнен ярдан, ташлы ярдан,
Уздык бергә урман сукмагын...
Чыкты шунда дошман каршы яктан,
Тынды Бәдәр, мин дә туктадым...
Килде һаман, килде җилле яңгыр,
Каршыбызда дошман. Төн — хәтәр...
Автоматтан шунда сипте ялкын
Бәгырькәем Бәдәр-Гөлбәдәр.

Илбасарлар һаман чыгып торды,
Каршы яктан — урман читеннән.
Автоматтан атып, кырып торды,
Гөлбәдәрем — яткан җиреннән.
Килеп төште кинәт, чинап-дулап,
Ялтыр утлар дошман тубыннан...
Соңгы көчем белән тирән сулап,
— Бәдәр! — дидем. Яздым һушымнан.
... Күзем ачтым. Бүлмә. Җанга җиңел,
Карап яттым шунда беркадәр...
Аһ, кайда соң, ләкин кайда минем
Бәгырькәем Бәдәр-Гөлбәдәр?

... Үттем кабат төтен караңгысын,
Фашист канын тагын таптадым...
Тик бу батыр, таныш татар кызын
Беркайда да артык тапмадым.
... Койса да җил гомер чәчәкләрем,
Йөрәк хисем мәңге сүрелмәс, —
Ялтыр кылыч кебек мәхәббәтем
Тутыкларга һич тә күмелмәс.
... Кырда тагын бодай чәчкәләнер,
Тузан булып тузар серкәләр...
Ал нур төсле шунда шәүләләнер
Бәгырькәем Бәдәр-Гөлбәдәр!
Әй, гүзәл кош, күктә канат кагып,
Бар оч тагын, җилеп-җилпенеп!
Мин һаман да әрнеп, газапланып,
Хәбәр көтәм, көтәм тилмереп!
Ул үлмәс күк минем Гөлбәдәрем,
Юк, үлмәс ул, минем каләм каш!
Бар да сөйлә: язсын гөлчәчәгем
Синең телең чаклы сәлам хат!
Җәй килер дә, сибеп балкуларын,
Туган җиргә тагын гөл чәчәр...
Тик кайда ул, минем сандугачым,
Бәгырькәем Бәдәр-Гөлбәдәр!

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)