Гөлкәем

Категория: Поэзия
Авыр көрәш язында
Язның җылы таңында
Минем окоп янында
Гөл күренде, Гөлкәем.

Килеп төшкән шикелле
Үсеп чыкты җир гөле,
Чәчәк атты шул көнне,
Чәчәк атты гөлкәем.

Гөлгә карап туймадым,
Аны гөл дип тоймадым,
Аны син дип уйладым,
Аны син дип, Гөлкәем.

Дошманнан аны саклап,
Күкрәгем белән каплап,
Мин алга чыгам атлап,
Алга чыгам, Гөлкәем.

Гөлле җирдә туганга,
Гөлдәй ярым булганга,
Утлар ерып мин алга,
Алга чыгам, Гөлкәем.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)