Хәл-әхвәл

Категория: Поэзия
Хәл-әхвәлләр сорашудан
башлана һәр күрешү...
Канга сеңгән гадәтләрнең
бу — иң матур өлеше!

Әйбәт дибез, яхшы дибез...
Бик сирәк зарланабыз
җелекне киптерә диеп,
Хәл-әхвәл дигән явыз.

Җанга рәхәт булып китә
хәл-әхвәл сорашудан —
барыбыз да тумыштан ук
күнегеп беткән шуңа.

Сер бирмәскә тырышабыз —
Аллага шөкер! —дибез:
тән — җан белән, җан — аң белән,
аң — заман белән игез...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)