Һәркемнең ашыйсы килә

Категория: Поэзия
Урман буйлап Черки очып бара иде,
Бер-бер нәрсә ашарга уйлана иде.
Шул урындук, гөнаһ шомлыкка, бер Чыпчык
Йөри иде азык эзләп, пыр-пыр очып.

Инде Черки бичараның гомре бетте:
Теге Чыпчык сиздермәстән килде тотты.
Чыпчык күптән ашамаган, бик ач иде,
Черкине ул азык итте — капты йотты.

Шул ук җирдә оча иде бер Ябалак,
Азык-фәлән юкмы диеп карангалап.
Төште аның үткен күзенә бу Чыпчык;
Ул Ябалак бу Чыпчыкка төште очып.

Инде хәзер Чыпчыкның да гомре тәмам:
Үзе хәзер Ябалакка булды тәгам.
Ябалагым бер-ике рәт чукып ертты,
Күз эчкәнчә Чыпчык та бетте, вәссәлам!

Булды пәйда әллә кайдан бер зур Бөркет,
Җил-җил иткән канатларын селкеп-селкеп.
Тотты да ул безнең батыр Ябалакны,
Тәгамлады чукып-чукып, йолкып-йолкып.

Әллә кайдан шунда килеп чыкты Аучы,—
Урманнардан ул да бер кош-корт эзләүче,—
Аучы килеп якынлашты Бөркет белән,
Атты Бөркеткә тугърылап мылтык белән.

Җәдрә тиде тугъры төзәп аткан җиргә:
Авып төште Бөркет җәдрә берлән бергә.

Тәгам — азык.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)