Хәтер

Категория: Поэзия
Еракта, еллар артында
Моңаеп, еламсырап,
Үткәннәргә үпкә сымак
Бер малай карап тора.
Ул — сугыш өермәсендә
Әтисез калган малай,
Бәрәкәт качкан табында
Ипигә мохтаҗ малай.

Ничекләр итеп юатыйм,
Нинди сүз әйтим аяп;
Кызларга күз төшәр чакта,
Бичара — яланаяк.
Чакырам аны яныма;
Чакырам бүгенемә:
— Туңгансың, әйдә, җылын, — дим, —
Ни хөрмәт куйыйм сиңа?!

Әйдәле, җитеш бәлештән,
Казыннан, йөземеннән...
(Инде ул елларның үчен
Кайтардык йөзе белән!)
Кисәң, дим, әнә чөйдәге
Киемнең затлыларын,
Кызларның иң кәттәләрен
Каратыр идең, парин...
Ул миңа карый мөлдерәп,
Тын гына, еламсырап,
Бүгенге рәхәт заманга
Үпкәсе булган сымак.
Нигъмәтләр тулы табында,
Үзара дәшми бер сүз,
Малайчак белән икәүләп
Чәй эчеп утырабыз...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)