Хәзерге өйләнүчеләр

Категория: Поэзия
Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар:
«Булыр безнең хатын булса йөзе айдай»,— диләр анлар.

Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)