Халык дошманы турында бер истәлек

Категория: Поэзия
Шәриф Камал авылында
Йөрергә чыктык кичен...
Барысы да гаҗәп икән
Бу Туфан агай өчен!

Ристан кәҗәне күрүгә
Күңеле ташып китә:
- Әссаләм, кәҗә?, әссаләм! -
Маңгаен кашып китә.

Кәҗәгә дә,
Кәҗә капкан
Чирәмгә дә туган ул -
Олы юлның тузаннарын
Туган иткән Туфан шул...

Коеларга исе китә,
Басмаларга, капкага...
- Яшибез бит икән әле! -
Дия-дия шатлана.

Исем китеп
Яннарында
Карап торам мин аңа -
Туфан шаккатмаган тагын
Ни бар икән дөньяда?

Һәммәсе дә шигырь аңа -
Һәммәсе - галибанә:
Капка астыннан өргән эт,
Түмгәктәге бүдәнә...

Сабыр абзыйлар чыгалар:
- Күрче моны! Кит әле!
Туфан-фәлән...- диделәр бит,
Исән икән бит әле!

...Шулкадәр шат кич иде бу,
Тик бер хата булмаса...
Ераккарак барып чыктык:
Рузаевка,
Станца.

Пересылочный.
ЗЭКларны
Күчерәләр гөр килеп.
Агарынды Хәсән ага,
Агарынды бүз кебек.

Алай ук булмас бәндәләр :
Зәһәрле елан чакса -
Кораллы конвой өере:
- Сесть! И не двигаться!

Тоткыннарны таш перронга
Утыртканнарын карап,
Ырлап торган ач этләрне
Котыртканнарын карап,

Хәсән аганың күзләре
Чыланганнар иде бит:
- Зөлфәт... мине дә шушында
Чыгарганнар иде бит...

Чыгарганнар иде алар,
Тезләндергәннәр иде...
Киче дә нәкъ шундый иде...
Күге дә зәңгәр иде...

Ул чорлар да түгел ласа -
Бәндәләргә ни җитми?
...Кычкырды конвой Туфанга:
- Посторонним - отойти!

А ты, седой, куда попер?!
Приклада захотел?!
...Аксакалны? күзләрендә
Рәнҗешләре нихәтле!..

Берни әйтми китте Туфан -
Җаны төелгән иде.
Күпне күргән ак башкае
Түбән иелгән иде.

Кичен шигырь укыды ул
Клубта.
Башын иде.
Күзләрендә бик ерактан
Агылган болыт иде.

Агылды карашларында
Керфекләренә кунып,
Күпме агылып та һаман
Агылып бетмәс болыт.

Гаҗәпләнеп, күзгә карап,
Сәхнәдә басып тора...
Станцада - яңа поезд.
Шлагбаум ачык тора.
Кемнәрне ашыктыра?..

1992

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)