Һичберкем дә түгел...

Категория: Поэзия
Һичберкем дә түгел, үзем бу,
Яшь чагымда әйткән сүзем бу:

«Күз нурларым күкне уяр күк,
Күкрәгемә дөнья сыяр күк -
Үз-үземне кайчак аңламыйм,
Әлло кеше, әллә алла мин!»
Еллар узды... Инде уйлыйм мин -
Чын дөресен әйтәм, алдамыйм:
Алла чакта - кеше түгел мин,
Кеше чакта - бераз алла мин...

1989

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)