Хуш, яфрак!

Категория: Поэзия
Хуш инде, соры көземне
Яктырткан алтын яфрак!
Бу риясыз өметләрем
Сары моңнан сафрак.

Сиңа күчкән йөрәгемнең
Сагыну тамырлары.
Син күрмисе кышларымда
Өметнең табырлары.

Хуш инде, минем сагышны
Бүлешкән көзге яфрак!
Елата...
Соңгы моңнарың
Минем җаннан сафрак.

Ап-ак кына булып тәү кар ятты.
Һәм каралды...
Кеше эзләреннән.

Күзләремдә янган шатлыкларым
Эреле дә акты,
Эреде дә акты
Кеше сүзләреннән...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)