И күңел, бил баглама...

Категория: Поэзия
И күңел, бил баглама, күбне кичүргән дөнйадыр,
Бу үлем ширбәтен халыкга ичүргән дөнйадыр.
Сән сыгынма дөнйада мән бакъи калгаймән тийү,
Күб йанар вакътда чырагларны үчергән дөнйадыр.
Угълыны атадин айырыб, кызны анадин тәкъи,
Иыглатыб бер-бер ишекдә зари кыйлган дөнйадыр.
Әүүәлене кемсә белмәс, ахырыны һәм тәкъи,
Әүүәле һич, ахыры һич, бер көһенә дөнйадыр.
Кол Шәриф, атаң-анаң, сәндин борынгылар кани,
Барчаны куйыныга ашнәи кыйлган дөнйадыр.

Чырае — ут, шәм.
Тәкъи — шулай ук.
Көһенә — сәләмә, иске, борынгы.
Кани — кая.
Ашнәи — таныш, әшнә, дус

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)