Ике дөнья

Категория: Поэзия
Җир бүленгән зур ике якка, хәзер тормыш ике:
Берсе — ярлы оҗмахы, ә берсе — тик байларныкы.

Берсе өстендә кызыл байрак, «Ирек!» дип җилферди.
Берсе тулган: төрмә, камчы, кул-аяклар чылбыры.

Анда тулган чәчрәгән миләр, таралган гәүдәләр,
Анда коллар, эшчеләр — ярлы, изелгән бәндәләр.

Анда һәр көнне меңәрләп дар агачы эшлиләр,
Анда эшче кызларын кан-яшь елатып көчлиләр.

Монда эшче шатланып бәйрәм ясый хөрлек белән,
Анда ярлы яшь түгә, каннар коя коллык белән.

Монда эшләнсә авылларда гыйлем мәктәпләре,
Анда эшлиләр кабак, пивной — Николка ядрәсе.

Анда ярлы йортлары көлгә, күмергә әйләнә,
Анда аһ, зар, анда күз яшь, анда хәсрәт көйләнә.

Киң болыннарны кызарткан анда эшче каннары,
Анда козгыннарга тик туклык аларның тәннәре.

Анда мазлумнар карый күз яшь белән безгә табан,
Тик фәкать бездән генә анлар көтә хөрлек заман.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)