Икейөзле дуска

Категория: Поэзия
Киемем минем кырык ямаулы да,
Күңелем саф аның каравы.
Син — купшы, тик тузган йөрәгеңнең
Җитмеш җиде төрле ямавы.
28 ноября 1943