Интикадка мөтәгалликъ

Категория: Поэзия
Булса ялган, тик кәгазьләрдән ясалган бер чәчәк, —
Билгеле, үз өстенә яңгыр явардан куркачак.

Чөнки яңгырда җебеп беткәч вә киткәч төсләре,
Һичберәүнең чәчәккә инде китмәс исләре.

Куркъмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк,
Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак.

Ушбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад:
Ник үзенә игътимады һәм сүзенә — игътикад.

Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк!

Интикадка мөтәгалликъ — тәнкыйтькә бәйләнешле.
Игътимады — таянуы.
Игътикад — ышану.
Хаким — судья, бәяләүче.

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)