Йөрәк

Категория: Поэзия
Сайравына һушым китеп
Тыңлап тордым мин иртән -
Бу табигатьнең йөрәге
Сандугач түгел микән?

Күкләргә ашты күңелем
Шул моңнарга сарылып,
Сайрап үлә сандугачлар,
Йөрәкләре ярылып.

Йөрәккә кунган шикелле
Сайрамачы, кит инде...
Шушы сайрауларың белән
Үтерәсең бит инде!

Каян килгән сиңа бу моң? -
Томшыгың көмеш бугай,
Томшыгың көмеш булмаса,
Сайрамас идең болай!

Аңлар өчен ил шатлыгын,
Кайгыларын, язмышын -
Тик бер тапкыр тыңлау җитә
Шул илнең сандугачын.

Табигать миңа сандугач
Язмышы бирсә әгәр,
Сайрамас идеммени соң
Сезнең өчен бу йөрәгем
Арыганчыга кадәр,
Ярылганчыга кадәр?!

1972

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)