Йокы

Категория: Поэзия
Төннәр буе...
      йоклыйм.
Иртәсен дә
Бик авырдан торам йокымнан.
Көннәр буе күрсәтмәләр үтим,
Яки йокымсырап утырам.

Бу — табигый халәт.
Үзегезгә
Читтән генә бер күз салыгыз:
Без йокларга махсус өйрәтелгән,
Салмакландырылган каныбыз.

Көннәрне төн итеп йоклатканнар
Без йоклаган чакта көн күргән,
Җаннан суырып яккан учакларда
Чабатасын элеп киптергән.

Ярты башта ярты акыл калгач,
Ярты кашык белән ярты аш.
Чатыр чапканда да безнең күзләр
Ачыла тик әле яртылаш.

Ярымачык керфек арасыннан
Дөнья рәшәткәле күренә.
Күзләр әле ачылмаган икән,
Без ирекле түгел бүген дә.

Алдаганга күп алдандык инде —
Ирек алдык тагын сүзләрдә.
Сүз иреге бирдек, дигән булып
Төтен җибәрәләр күзләргә.
Төннәр буе йоклыйм...
Төшләремдә
Тәмугъларга төшәм, ут янам.
Мендәремнән татлы йокы качты,
Җиде төндә җитмеш уянам...

Доступные переводы:

Татарский (Оригинал)